В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иске билетлар, фотосурәтләр, журналлар һәм метро, троллейбус яки трамвай белән бәйле башка әйберләр кабул ителә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче февраль). Казанлылар һәм ТР башкаласы кунаклары булачак электр транспорты музее өчен шәхси әйберләр китерә ала. Иске билетлар, фотосурәтләр, журналлар, модельләр һәм метро, троллейбус яки трамвай белән бәйле башка әйберләр кабул ителә.
Музей Казанда җәмәгать электр транспорты тарихын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк, шуңа күрә һәр төрле ярдәм хуплана. Тулырак предприятиенең Telegram-каналында яки +7(843)533-70-56, +7(843)533-70-85 телефоннары буенча белергә мөмкин, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.