В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнирның рәсми эмблемасын конкурс нигезендә 15-нче октябрьгә кадәр сайлаячаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанлылар 2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары логотибының үз вариантын тәкъдим итә ала. Турнирның рәсми эмблемасын конкурс нигезендә 15-нче октябрьгә кадәр сайлаячаклар.
Сайлап алу өч этапта узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. 30-нчы сентябрьгә кадәр катнашучыларга дизайн-проект, логотип концепциясенең текст тасвирламасын, катнашуга гариза, гарантияле хат һәм мәгълүматлар эшкәртүгә ризалыкны электрон почта аша җибәрергә кирәк: konkurs@dspkazan.com. Алга таба, 9-нчы октябрьгә кадәр, оештыручылар 3-5 иң яхшы проектны сайлаячак, ә аннары, билгеләнгән җиңүче белән килешү төзеләчәк. Эшләргә куелган таләпләр һәм катнашу шартлары белән җентекләбрәк конкурс турындагы нигезләмәдә һәм аның кушымтасында танышырга була.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Казан Бөтендөнья кышкы махсус Олимпия уеннарын кабул итәчәк. Ярышларга дөньяның 108 иле вәкилләре киләчәк. Шулай ук аларга 3 меңгә якын волонтер һәм 4 мең мактаулы кунак һәм аларның гаилә әгъзалары кушылачак.
Уеннар программасына 7 спорт төре буенча ярышлар керә: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышы, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар өстендә йөгерү.
Бөтендөнья махсус Олимпия уеннары һәр ике ел саен үткәрелә, чиратлашып җәйге һәм кышкы чорларда уздырыла һәм бөтен дөнья буйлап трансляцияләнә. Соңгы ярышлар 2017 елда Австриядә узды.