В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен стратегик инициативалар сайты эшли башлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). Стратегик инициативалар сайты ярдәмендә казанлылар Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеше стратегиясен үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертә алалар.
Сервис 24 май көнне Петербург халыкара икътисади форумында эшләп китте. Сайтта Стратегия-2030 текстын укып, аның төп юнәлешләрен һәм алдынгы проектларын белеп була. Монда ук аны үзгәртү буенча тәкъдимнәр кертергә, аны бәяләргә мөмкин. “Иң яхшы инициативалар Стратегия-2030-га кертелә”, - дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы.