Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2023, 10:51

Казанлылар «Казаноргсинтез»ның биек объектларын бизәү буенча идеяләрен тәкъдим итә ала

Конкурста катнашу өчен гаризаны 10 нчы майга кадәр тапшырырга мөмкин – җиңүчегә 150 мең сум акча биреләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы апрель). Казанда «Казаноргсинтез»ның югары биеклектәге объектларын иң креатив бизәүгә конкурс старт алды. Җиңүчегә 150 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак.

Архитектура бюролары, остаханәләр һәм дизайн-студияләр, архитекторлар, дизайнерлар һәм рәссамнар катнаша ала. Катнашучыларга объектларның дизайн-макетын төзергә, концепцияне тасвирларга һәм реаль объектларга «фотопривязка» ясарга кирәк.

Җиңүченең эшләре предприятиенең биш сәнәгать объектында кулланылачак:

биеклеге 30 метр һәм диаметры 3 метр булган ике кысылган һава ресиверы;

биеклеге 21 м һәм диаметры 3,8 м булган ике ресивер;

биеклеге 30,8 м һәм диаметры 4,27 м булган поликарбонатлар заводының ябык төрендәге факелы.

Бизәү концепциясендә конкурсантлар төрле темаларга мөрәҗәгать итә ала: әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, хезмәт энергиясе, предприятие һәм шәһәрнең үзара бәйләнеше, җәмгыять һәм икътисад үсешенә нефть химиясенең өлеше, файдалы продуктлар һәм мәдәни үзенчәлек. Проектның төсләр гаммасында брендбук төсләрен, шулай ук предприятиенең тарихи төсләрен кулланырга киңәш итәләр, әмма сюжет линиясе алар белән кушылган теләсә нинди буяуларны үз эченә алырга мөмкин.

Эшләрне архитекторлар һәм урбанистлар, экологик һәм волонтерлык берләшмәләре, «Казаноргсинтез» иҗтимагый советы, завод җитәкчелеге, шәһәр администрациясе вәкилләре бәяләячәк. Жюри әгъзалары арасында Башкарма комитетның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе урынбасары Жанна Белицкая да бар.

Акчалата премиядән тыш, җиңүче коммерция шартларында проектны гамәлгә ашыруда катнашу мөмкинлеге алачак.

Гаризаларны ирекле формада 10 нчы майның 12:00 сәгатенә кадәр publiccouncil@kos.sibur.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Конкурска нәтиҗәләр 12 нче майга кадәр ясалачак, дип хәбәр итә «Казаноргсинтез» матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар