В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күргәзмә Россиянең төрле шәһәрләрендә эшләнгән 14 меңнән артык фоторәсемне берләштерә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанлыларны «Нык тордык һәм җиңдек» социаль мультимедиа проекты белән танышырга чакыралар. Первомайск шәһәренең яшь фотографы Сергей Грачев төзегән проект кысаларында Россиядә хәрби вакыйгалар реконструкциясе нигезендә беренче фотокүргәзмә оештырыла. Бүгенге көндә күргәзмә Россиянең төрле шәһәрләрендә эшләнгән 14 меңнән артык фоторәсемне берләштерә.
«Нык тордык һәм җиңдек» проекты 2014 елда старт алды. Анда 6 ел эчендә 900-дән артык кеше катнашты - студентлардан алып Бөек Ватан сугышы ветераннарына кадәр. Барлыгы 14 мең фоторәсем ясалган. Фотокүргәзмәләр Мәскәү, Түбән Новгород, Рязань, Саров һәм Первомайскида узды.
«Фотографияләргә караганда, алар ерак һәм авыр елларда, совет халкы сугышның нәрсә икәнен белгәч ясалган кебек тәэсир туа. Чынлыкта, сурәтләрдә безнең замандашлар сурәтләнгән, - дип сөйләде проектны оештыручы Сергей Грачев. - Илдәге хәлгә бәйле рәвештә, массакүләм чаралар 9-нчы майда булмаячак. Әлеге вакыйгалар турында искә төшерүнең бердәнбер мөмкинлеге - телевидение һәм интернет. Бу фотосурәтләрне мөмкин кадәр күбрәк кеше күрүен телибез».
Санитар-эпидемиологик вәзгыять торгызылганнан соң Россиянең төрле шәһәрләрендә күргәзмәләр оештыруны дәвам итү планлаштырыла, дип хәбәр итте С.Грачев.
Шулай ук проект кысаларында Бөек Җиңү турында хәтерне саклауга юнәлтелгән социаль видеороликлар сериясен төшерделәр. Роликларда Бөек Ватан сугышы солдатларының хатларыннан өзекләр китерелә.
Сылтама буенча узып күбрәк мәгълүмат белергә һәм проект күргәзмәсен карарга мөмкин.