Картаны кондуктордагы терминал аша активлаштырырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче август). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләр хәзер ТР дәүләт хезмәтләре порталында транспорт картасы балансын онлайн режимда тулыландыра ала. Күрсәтелгән хезмәт өчен комиссия алынмаячак.
Түләүне «Транспорт картасын тулыландыру» бүлегендә гамәлгә ашырырга мөмкин, ул порталның старт битендә «Башка хезмәтләрне күрсәтергә» баннерына басканнан соң ачылачак. Ачылган тәрәзәдә транспорт картасының ун урынлы номерын, ә күрсәтелгән мәгълүматларны тикшергәннән соң - салына торган сумманы һәм, кирәк булган очракта, чекны алу өчен электрон почта адресын кертергә кирәк.
Түләүне төрле түләү системалары аша уңайлы дип табылган ысул белән гамәлгә ашырырга мөмкин. Операция үткәрелгәннән соң, беренче сәфәр вакытында кондукторның терминалында активация үткәрергә кирәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгы матбугат хезмәте.