Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2018, 16:40

Казанлылар шәһәргә Гуанчжоу Халыкара шәһәр инновацияләре премиясен яулап алырга ярдәм итә алалар

Шәһәрлеләрне Татарстан башкаласына онлайн-тавыш бирүдә булышлык итәргә чакыралар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). Казанлылар үзләренең шәһәрләренә Гуанчжоу Халыкара шәһәр инновацияләре премиясен яулап алырга ярдәм итә алалар. Моның өчен проект сайтында онлайн-тавыш бирү старт алды. Премиядә финалга чыгучылар декабрьдә халыкара конференциядә чыгыш ясаячаклар, презентация нәтиҗәләре буенча 15 шәһәрдән 5 шәһәр сайла алыначак.

Казан өчен пермия сайтында тавыш бирергә мөмкин – моның өчен тагын ике шәһәр өчен тавыш бирергә кирәк. Җиңүче шәһәр 7 декабрьдә Гуанчжоу Халыкара шәһәр инновацияләре конференциясендә билгеле булачак. “Казан шәһәренең инновацион социаль-икътисади үсеш” проекты ярдәмендә Казан Нью-Йорк (АКШ), Сидней (Австралия) һәм Милан (Италия)шәһәрләре белән беррәттән премиянең 15 финалисты исемлегенә керде.

Премиянең финалистлары презентациясе 5-9 декабрьдә Гуанчжоу Халыкара шәһәр инновацияләре конференциясендә узачак, дип хәбәр итә Икътисади үсеш комитеты. Презентация нәтиҗәләре буенча 15 шәһәрдән 5 шәһәр сайлап алыначак. Алар акчалата бүләк, истәлекле бүләк һәм сертификат алачаклар.

Искәртергә кирәк, Гуанчжоу премиясе 2012 елдан уйнатыла. 2016 елда финалга чыгучылар арасында Бостон (АКШ) һәм Копенгаген (Дания) бар иде. 2018 елга кадәр Россия шәһәре бер генә тапкыр финалга чыккан иде (Пермь, 2012 ел).

Барлык яңалыклар