В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акция башланыр алдыннан волонтерлар өчен инструктаж үткәреләчәк
Фото: «Мәрхәмәтле шопинг» проекты
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы октябрь). Казанлыларны «Мәрхәмәтле шопинг» акциясенә кушылырга чакыралар. Аның кысаларында волонтерлар күрү сәләте начар булган кешеләргә кием сайларга һәм сатып алырга ярдәм итәчәк.
Акциядә катнашу өчен, сылтама буенча гариза калдырырга кирәк. Волонтерлар өчен күрү сәләте бозылган кешеләр белән аралашу темасына инструктаж үткәреләчәк, шулай ук әйберләрне тасвирлау процессы буенча киңәшләр биреләчәк.
Акция 22 нче октябрьдә 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә узачак. Бу хакта шәһәрнең Совет районы администрациясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Исегезгә төшерәбез, «Мәрхәмәтле шопинг» проекты Казанда сентябрьдә старт алды. Аны «Яхшы эш» волонтерлар мәктәбе катнашучылары Ерлан Аймаганбетов һәм Анастасия Чернова гамәлгә ашыра. Проектның максаты – күрү проблемалары булган шәһәрлеләргә тренд гардеробын табарга һәм сатып алу вакытында үзләрен ышанычлырак хис итәргә ярдәм итү.