В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Элегрәк документларны бер үк офиста гына заказ бирергә һәм алырга рөхсәт ителә иде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Казанлылар, гариза бирү урынына карамастан, Татарстанның күпфункцияле үзәгенең теләсә кайсы офисында җиде төр белешмә алырга мөмкин. Элегрәк документларны бер үк офиста гына заказ бирергә һәм алырга рөхсәт ителә иде.
Мондый мөмкинлектән хезмәт эшчәнлеге, пенсия һәм башка түләүләр күләме, гражданны пенсия алды яше категориясенә кертү, салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар һәм процентлар буенча исәпләүләр торышы, хөкем ителгәнлек булу яисә булмау турында, наркотик матдәләр кулланган өчен административ җаваплылыкка тарту (җәлеп итмәү), иминләштерелгән затларга шәхси исәп торышы турында хәбәр иткәндә файдаланырга мөмкин.
Белешмәләр әзерләү вакыты 30 көнгә кадәр тәшкил итә. Аларны республиканың күпфункцияле үзәкләренең теләсә кайсында бастырып алырга мөмкин, дип хәбәр ителә «Минем документларым» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.