Халыктан шалтыратулар 19-нчы июньгә кадәр +7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Казанлылар балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук мондый хезмәтләр күрсәткәндә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча консультация алырга мөмкин.
Халыктан шалтыратулар 19-нчы июньгә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек әйләнәсендә +7(800)555-49-43 телефоны буенча кабул ителә.
Консультацияне кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясеннән +7(843)221-90-16 номеры буенча 9.00-дән 17.00-гә кадәр (12.00-дән 13.00-гә кадәр тәнәфес) алырга була.
Моннан тыш, сорауларга Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә түбәндәге телефон буенча җавап бирәчәкләр: +7(843)273-15-83.