В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тасманы тапшырганда коронавирустан саклану өчен кирәкле барлык чаралар үтәлә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май). Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан Татарстанның почта элемтәсе бүлекчәләрендә Георгий тасмаларын тарату башланды. Тасманы үз сәламәтлегең өчен курыкмыйча алырга мөмкин - коронавирустан саклануның барлык кирәкле чаралары үтәлә.
«Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе шулай ук «Россия әләмнәре. 9 май» һәм «Җиңү тәрәзәләре» акцияләренә кушылды, хезмәткәрләр почта элемтәсе бүлекләре тәрәзәләрендә Россия әләменә хас өч төс белән атрибутика урнаштыралар.
Искәртеп узабыз, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Федерациясе Президентыннан шәхси котлау белән 2,3 миллион хат-өчпочмак илтеп җиткерәчәк. Бу хатларны алар ел ахырына кадәр илнең теләсә кайсы ноктасына бушлай җибәрә алачак, чөнки аларда инде почта түләве билгесе бар.
Ветераннар өчен бушлай хатлар Җиңүнең һәр юбилеена чыгарыла. Алар хатны җибәрү өчен өчпочмакка җиңел һәм дөрес итеп җыю мөмкин булсын дигән максат белән махсус трафаретлы кәгазь битеннән эшләнгән - сугыш елларындагы кебек. 1941-1945 елларда почта хезмәте 6 млрд артык фронт хатлары китерә, дип хәбәр итә «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.