В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу яшәүчене банкка бару кирәклегеннән яки банкомат эзләүдән коткара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). Казанлылар пенсияләрне өйгә китертә ала. Татарстанда Россия почтасы аша пенсия алучы гражданнарның 97%-ы әлеге хезмәтне өйләренә китертә.
Почта пенсионерларга акчаларын өйләренә билгеләнгән вакытта алып килеп бирә. Бу яшәүчене банкка бару кирәклегеннән яки банкомат эзләүдән коткара, чөнки өлкән яшьтәге кешеләргә алардан файдалану кыен. Халыкның аз мобильле төркемнәре гражданнары өчен почта хезмәте аеруча мөһим. Өстәвенә, өйгә пенсия китерү буенча хезмәт бушлай башкарыла.
Клиентка пенсия алганда квитанция бирелә, анда барлык түләүләр күрсәтелгән була: агымдагы чор өчен база һәм иминият пенсиясе, өстәмә пособиеләр төрләре. Шул рәвешле, пенсионерлар түләүләр һәм акча керү чыганаклары буенча төгәл һәм оператив мәгълүмат алалар.
Моннан тыш, хат ташучының килүе пенсионерга өйдән чыкмыйча гына башка хезмәтләрне дә алырга мөмкинлек бирә. Мобиль почта-касса терминалы белән җиһазланган почта хезмәткәре аша коммуналь түләүләрне, элемтә хезмәтләрен, салымнарны, ЮХИДИ штрафларын, дәүләт пошлинасын түләргә, иминиятләштерү рәсмиләштерергә мөмкин.
Бүгенге көндә шәһәрнең почта элемтәсе бүлекләрендә 700-дән артык мобиль почта-касса терминалы эшли. Кәрәзле терминаллар ярдәмендә түләүләр бик гади башкарыла һәм почта бүлекчәләрендәге хезмәт күрсәтүләрдән берни белән дә аерылмый: түләүләр алу реаль вакыт режимында башкарыла һәм клиент түләүне раслап касса чегын ала.
Россия почтасы халык арасында коронавирусны профилактикалау максатыннан пенсия һәм пособиене өйгә китертергә киңәш итә. Моның өчен почта адресына хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлегенә шалтыратырга кирәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсе матбугат хезмәте.