В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Муниципаль парковка өчен түләмәгән һәм автомобильне яшел зонага куйган өчен штрафлар турындагы мәгълүматны транспорт чаралары хуҗалары гына ала ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче апрель). Казанда яшәүчеләр шәһәрнең административ комиссияләре тарафыннан төзекләндерүнең аерым мәсьәләләре буенча чыгарылган штрафлар турындагы электрон карарлар алу өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында языла ала.
Карарлар алу өчен язылу хокукына бары тик транспорт чаралары милекчеләре генә ия. Аларга муниципаль парковка өчен түләмәгәнгә һәм автомобильне яшел зонага куйганга штрафлар турында мәгълүмат киләчәк (әгәр закон бозу автомат режимда эшләүче махсус техник чаралар белән теркәлгән булса).
Язылуны рәсмиләштерү өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталының төп битендә «ЮХИДИ хезмәтләре һәм автохезмәтләр» бүлеген сайларга кирәк. Аннан соң «Казан администрациясеннән электрон карарлар алуга язылу» вкладкасын ачарга һәм бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (ЕСИА) аша авторизация узу сорала. Авторизациядән соң шәхси һәм автомобиль турындагы мәгълүматны тутырырга һәм «Язуны рәсмиләштерергә» дигәнгә басарга кирәк.
Язылуны рәсмиләштергәннән соң чыгарылган карарлар гына җибәреләчәк, дип аңлаттылар Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсендә.