«Крылья Советов» паркы 29 нчы июньдә үзенең 85 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәйрәм бизәлешенең бер өлеше булып казанлылар уртаклашачак иҗтимагый киңлекнең фотосурәтләре торачак.
Сурәтләр 26 нчы июньгә кадәр
art.parki@yandex.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Хатта исемне, телефон номерын һәм фотога төшерү датасын күрсәтергә кирәк.
Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итүенчә, «Крылья Советов» паркының 85 еллыгына шәһәр халкы өчен бәйрәм программасы әзерлиләр: тарихи экскурсияләр, балалар квестлары, пинг-понг ярышлары, йөгерү, кәгазь самолетлар җибәрү һәм хедлайнер катнашында концерт. Төгәлрәк мәгълүмат соңрак билгеле булачак.
Элегрәк Казанда җәйге парк программасын
тәкъдим иттеләр. Чаралар арасында: «Паркларда стендап» проекты очрашулары, урам музыкантлары фестивале, тренировкалар һәм башкалар.