В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әгәр инициатива кирәкле санда – 100 мең тавыш җыйса, аны федераль дәрәҗәдә караячаклар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Уку һәм мәдәни-агарту максатларында китсыманнарны тотуны тыю турында Федераль инициатива «Россия иҗтимагый инициативасы» порталына урнаштырылган. Активистлар ышандыруынча, нигездә имезүчеләрне Кытай океанариумнарына сату өчен аулыйлар.
Косаткалар, белухалар һәм башка китсыманнар - Россиянең милли байлыгы. 2018 елның апрелендә косатканың Ерак Көнчыгыш ерткыч популяциясе Камачатка краеның Кызыл китабындагы сирәк һәм куркыныч астында булган хайваннар исемлегенә кертелде. Ә 1982 елдан Халыкара кит аулау комиссиясе тарафыннан зур китларны коммерцияле тотуга мораторий кертелә.
Петиция инициаторлары хәзерге вакытта үзләренә һәм аларның гаилә әгъзаларына зыян китермичә генә китсыманнарны тоту технологияләре юк, дип ышандыра. Шул ук вакытта бу хайваннарга бик тыгыз социаль элемтәләр булдыру хас, дип билгеләп үтелә.
Әгәр инициатива кирәкле санда – 100 мең тавыш җыя ала икән, аны федераль дәрәҗәдә караячаклар. Ә тиешле законга кертелгән үзгәрешләр белән безнең ил диңгезләренең биологик төрлелеген саклап калу, диңгез имезүчеләренең табигый яшәү урыннарында туризмны үстерү, Россия имиджын халыкара дәрәҗәдә күтәрү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Бу инициативаны сайтта хупларга мөмкин. Тавыш бирү өчен Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасында авторизация үтү кирәк, дип хәбәр ителә Россия иҗтимагый инициативалары сайтында.