Яктырткычлар бер сәгатькә Ратуша, Башкарма комитет, район администрацияләре, телебашня һәм «Казан» гаилә үзәге биналарында сүндереләчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). 27-нче март көнне Казан «Җир сәгате» экологик акциясенә кушылачак. 20.30 сәгатьтән 21.30 сәгатькә кадәр Башкарма комитет, Ратуша, район администрацияләре һәм шәһәрдә башка биналарда архитектура-сәнгать яктыртуы сүндереләчәк.
Татарстан башкаласы әлеге халыкара акциядә даими катнаша. Киләсе шимбәдә биналарның фасадларын архитектура-сәнгать яктыртуы, дежур яктырту системасы һәм тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка электр җайланмалары сүндереләчәк.
Аерым алганда, акциягә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе кушылачак – предприятие бер сәгатькә административ биналарны яктыртудан баш тартачак – һәм «Казэнерго» АҖ, ул Оренбург тракты буенча шәһәргә керү юлында «М» билгесен яктыртуны сүндерәчәк. Шулай ук «Әл-Мәрҗани» мәчете, Батурин урамы ягыннан Кремль стенасы, телебашня, Казан федераль университеты биналары һәм башка объектлар яктыртылмаячак.
Бу көнне җәмәгать урыннарында кайбер объектларндагы яктырту сүндереләчәк. «Казан» гаилә үзәге бинасының архитектура яктырткычын вакытлыча сүндерәчәкләр. Горки-Әмәт урманында «Термометр» арт-объектын, сәхнәне һәм Җиңү проспекты ягыннан төп керү төркемен яктыртуны туктатып торачаклар. Шулай ук экопроектка «Крылья Советов» паркында урнашкан Ленин исемендәге мәдәният йорты, Урицкий исемендәге парктагы «Мәскәү» мәдәният үзәге һәм Дәрвишләр бистәсендәге Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты да кушылачак.
Бер сәгатькә утны сүндереп, электр приборларын кулланудан баш тартып, Казан халкы да акцияне хуплый ала.
Исегезгә төшерәбез, халыкара акция 2007 елдан Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы буенча үткәрелә, Россия аңа 2009 елда кушылды. «Җир сәгате»нең максаты – экология проблемаларына игътибар җәлеп итү, табигать ресурсларын һәм әйләнә-тирә мохитне саклау. Акциядә 188 илдә 2 млрд тан артык кеше катнаша, 18 меңнән артык архитектура һәйкәле яктыртылмаячак.
Узган ел, ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, «Җир сәгате» акциясе нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 50 МВт электр энергиясен янга калдырган.