В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өслекләрне эшкәртү көн саен үткәрелергә тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Казанлыларның күпфатирлы йортларда гомуми кулланылыштагы урыннарны дезинфекция белән эшкәртүгә гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килде.
18-нче марттан Казанда керү һәм тамбур ишекләре, ишек тоткалары, сүндергечләр, домофоннар, тоткалар һәм култыксалар, почта әрҗәләре, лифтларның махсус дезинфекция чаралары белән идарә итү панельләре эшкәртелә.
Өслекләрне эшкәртү көн саен үткәрелергә тиеш. Әгәр дә дезинфекция үткәрелмәгән булса, казанлылар сайттагы «Ачык Казан» системасына яки мобиль кушымта аша заявка бирә, шулай ук call-үзәккә 063 һәм +7(843)236-4-123 телефоннары буенча шалтырата ала.