Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.02.2023, 13:42

Казанлылар «Демография» илкүләм проекты буенча бушлай белем алуга гариза бирә ала

Курсны тәмамлаучылар үз эшләрен ача алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы февраль). Казанлылар «Демография» илкүләм проекты буенча бушлай белем алуга заявка бирә ала, ул 7,7 меңләп белем бирү программасын үз эченә ала һәм аларның саны артырга мөмкин.

Укуларга 50 яшьтән өлкәнрәк казанлылар, 3 яшькә кадәрге бала карау ялында булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче әниләр, эшсезләр яки эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге абитуриентлар (аерым категорияләр) языла ала. Барлыгы 138 мең кеше белем ала алачак. Курсны тәмамлаучылар эшкә урнашу яки үз эшләрен ачу мөмкинлеген алачаклар.

«Дүрт ел эчендә 600 меңнән артык кеше укулар узды. Узган елдан башлап курска язылырга теләүчеләр, старт яки карьера максатларына туры килә торган программаны сайлап алу өчен, һөнәри ориентлашу уза», – дип билгеләп үтте Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков. Алдагы укулар вакытында өйрәнүне туктаткан курс тыңлаучылары кабат язылу өчен гариза яза алалар.

Һөнәри белем бирү юнәлешләре исемлеген «Россия эше» порталында заявка тутырганда белергә була, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.

Исегезгә төшерәбез, узган ел 1300 дән артык казанлы «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты буенча яңа белгечлек үзләштергән яки өстәмә һөнәри белем алган иде. Йомгаклау аттестациясеннән соң 1069 казанлы үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр сыйфатында теркәлде. Тагын 249 ы оешмаларда эшли башлады, дип хәбәр итә ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге.

Барлык яңалыклар