В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләүчеләр аудиториягә яраткан шигъри яки проза әсәреннән өзек укыячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). 23 нче июльдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Кычкырып уку көне» бөтенроссия акциясе узачак. Чарада теләге булган һәркем үзенең яраткан шигъри яки проза әсәреннән өзекне рус, татар һәм башка телләрдә укый ала. Бер сәхнәдә шәһәр халкы белән бергә артистлар, җырчылар һәм язучылар чыгыш ясаячак.
Программада – китап күргәзмәсе, махсус фотозона, буккроссинг, Щукин училищесы педагогыннан мастер-класс, барлык теләүчеләр өчен ачык микрофон һәм балалар өчен «Кычкырып уку» мастер-классы. Акция 14:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте.
Чыгыш ясарга теләүчеләргә Google-форманы тутырырга кирәк. Укучы-катнашучы өчен кыскача кулланма сылтама буенча урнашкан. Акция турында тулырак «Вконтакте» берләшмәсендә белергә мөмкин.