15 китап алып килүчеләргә яр буендагы күңел ачу чараларында катнашу өчен сертификат тапшырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). Казанда Кремль яр буенда урам китапханәсе эшли башлады. Барлык теләүчеләр дә бирегә балалар һәм нәфис әдәбиятка караган китапларын алып килә ала.
5-нче май көнне 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр китапларны роликлар прокаты пунктына алып килеп, аларга икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин. 15 китап алып килүчеләргә яр буендагы күңел ачу чараларында катнашу өчен сертификат тапшырылачак, дип хәбәр ителә Казан яр буеның «Вконтакте»дагы рәсми төркемендә.
Урам китапханәсендәге китапны теләгән һәркем ала ала, моның өчен киштәдә үз китапханәңнән китап калдырырга гына кирәк.