8 гыйнварга кадәр Татарстан башкаласында "Раштуа бәйрәменә җылылык бүләк ит" хәйрия акциясе уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). Казанда "Раштуа бәйрәменә җылылык бүләк ит" хәйрия акциясе башланды. Православ динендәге яшьләр авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен раштуа бүләкләре туплый.
Тәкъдим ителә торган бүләк җыелмасына шапка, шарф һәм биш бармаклар (бияләйләр) керә. Шулай ук шәхси гигиена әйберләре һәм витаминнар да алып килергә мөмкин. "Казан православие иреклеләре" яшьләр оешмасы оештырган акция 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Бүләкләр түбәндәге адреслар буенча кабул ителә:
Изге Рух иңүе храмы (Туфан Миңнуллин ур., 21);
Изге Сергий Радонежский чиркәве (Япеев ур., 2);
Изге Сергий Радонежский храмы (Краснококшайск ур., 101);
Изге газап чигүче Кирилли Казанский гыйбадәтханәсе (Чистай ур., 30);
Благоверный Александр Невский чиркәве (Академик Сахаров ур., 16б).
Элемтә өчен телефоннар: 8 (927) 494-90-07 (Артем), 8 (917) 275-00-01 (Дарья), дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.