В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
13 декабрьдә "Игелек агачы" хәйрия акциясе узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче декабрь). 13 декабрьдә Россия Почтасы Казан бүлегендә "Игелек агачы" хәйрия акциясе узачак. Теләге булган һәркем мохтаҗ кешене каталогта тәкъдим ителгән басмаларга яздыра яки социаль учреждениеләр китапханәләрен яңа матбугат белән тулыландырырга мөмкин.
Шулай итеп, картлар йортларында яшәүчеләргә, балаларга һәм балалар йортлары педагогларына, авыл китапханәләре хезмәткәрләренә яки якыннарына кызыклы газета-журналлар бүләк итәргә мөмкин.
Акция 13 декабрьдә 11.00 сәгатьтә Кремль ур., 8 адресы буенча урнашкан почта бүлегендә узачак, дип хәбәр иттеләр Россия почтасы матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, 3 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Бөтенроссия газета-журналлар декадасы уза, аның ярдәмендә 40% ташлама белән газета һәм журналлар яздырырга мөмкин.