В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Учреждение хезмәткәрләре архив документлары, фотосурәтләр, көнкүреш предметлары һ.б. кабул итәчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Учреждение хезмәткәрләре этнографик предметлар, архив документлары, борынгы фотосурәтләр, сирәк нумизматик материаллар, сынлы сәнгать әсәрләре һәм узган елларның көнкүреш предметларын кабул итәчәк. Бүләкләрне тапшыруны документаль рәвештә рәсмиләштерү өчен, үзең белән РФ гражданины паспорты булу шарт.
Акциядә катнашырга теләүчеләр ТР Милли музеена һәм аның филиалларына сәгать 10:00 дән 17:00 гә кадәр килә ала, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.
Чара ел саен апрельнең беренче көннәрендә уздырыла. Акция музей коллекцияләрен тулыландыруга юнәлтелгән. Шул ук вакытта мәдәният учреждениесе бүләкләрне ел дәвамында кабул итә.