В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда хакимият органнары һәм төрле предприятиеләр эшчәнлеге турында мәгълүмат бастырыла.
Фото: Денис Гордийко
«Россия яңалыклары» иҗтимагый-мәгълүмат агентлыгы һәм «Россиянең икътисади сәясәте» журналы редакциясе формалаштыра торган реестрда ил субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә халыкка ярдәм итү методларын камилләштерү мәсьәләләрендә дәүләт программа чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында актуаль мәгълүмат бар. Анда территорияләрнең, эшкуарлыкның һәм кулланучылар базарының, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасы, табигый, мәдәни, спорт-туристлык, фәнни-мәгариф потенциалы, медицина ярдәме, граждан, хокукый һәм социаль яклауның социаль-икътисади һәм инвестицион үсеше өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган чаралар турында яңалыклар табарга мөмкин, дип хәбәр итә «Россия яңалыклары» мәгълүмат агентлыгы.
Мөһим яңалыкларны реестрда урнаштыру өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Проект турында өстәмә мәгълүматны сайтта табарга мөмкин.