В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге хезмәтне тәкъдим итүче ерак араларга йөри торган поездлар исемлеге артты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Хуҗаларыннан башка гына йорт хайваннарын күчерү хезмәтен тәкъдим итүче ерак араларга йөри торган поездлар исемлеге артты.
Ул түбәндәге поездларда тәкъдим ителә: 1/2 номерлы Казан – Мәскәү поезды, 24/23 номерлы Мәскәү – Казан поезды, 41/41 номерлы Түбән Новгород – Казан поезды, 378/377 Казан – Яңа Уренгой поезды, 133/133 номерлы Казан – Санкт-Петербург поезды, 54/53 номерлы Мәскәү – Чебоксар поезды, 58/58 Мәскәү – Йошкар-Ола поезды, 142/141 номерлы Мәскәү – Чебоксары.
Сервис ерак араларга йөрүче 236 поездда бар. Бүгенге көндә йорт хайваннары өчен 200 билет алынган, дип хәбәр итә Горький тимер юллары – “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы матбугат хезмәте.
Билетларны махсус багаж кассаларында алып була. Бер хайванга билет бәясе юл ераклыгыннан тора һәм кимендә 730 сум тәшкил итә.
Поездларда этләр, мәчеләр, кошлар һәм башка кечкенә җылы канлы хайваннарны, шулай ук ташбакаларны күчерергә мөмкин. Пассажирлар һәм хезмәткәрләр тормышына зыян салырга мөмкин хайваннарны күчерү тыела. Хайваннар махсус контейнерларда кабул ителә.
Бер кеше өч урыннан артык ала алмый. Контейнерда ике генә хайван күчерелә ала. Һәр контейнерның авырлыгы хайван белән бергә 75 килограммнан артмаска тиеш.