Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.06.2019, 11:43

Казанлылар шәһәрнең биш муниципаль пляжында ял итә ала

Алар барысы да куркынычсызлык нормаларына туры килү-килмәү буенча тикшерү узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь, Ксения Швецова). Казанда шәһәр халкы һәм кунаклары өчен биш муниципаль пляж – «Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән күл», «Зур Аккош күле» һәм «Комсомольское күле» пляжлары, шулай ук Аккош күле, Изумрудное ярларында һәм Җиңү паркында оештырылган өч ял урыны әзерләгәннәр. Алар барысы да куркынычсызлык нормаларына туры килү-килмәү буенча тикшерү узды, һәрберсендә коткаручылар һәм медицина хезмәткәрләре кизү тора, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов.

Кайбер муниципаль пляжларда Иделдәге су дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, быел традиция буенча шәһәрдә 1-нче июньнән старт ала торган су коену сезоны күчерелде. Бүгенге көндә су дәрәҗәсе нормага килде, дип хәбәр итте Ф.Тимерханов. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен 5 муниципаль пляж әзерләнгән. Әмма «Комсомольский» пляжы табигый солярий буларак кына кулланыла - пляж территориясе, дип искәртте спикер, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча Президент программасына кертелгән һәм планлы реконструкцияләнергә тиеш, шуңа күрә бассейнны су белән тутырачаклар.

Бүгенге көндә пляжларны әзерләү буенча барлык кирәкле чаралар тәмамланган: коткару һәм медицина постлары биналарын ремонтлау, комнарны тырмалау һәм йомшарту, балалар коену зонасы коймаларын торгызу, күләгә урыннарын ремонтлау һәм буяу, эскәмияләрне, чүп савытларын, чишенү бүлмәләрен һәм башка кече архитектура формаларын төзекләндерү эшләре башкарылган. Моннан тыш, барлык пляжларда да су астында тикшерү һәм су төбен чистарту үткәрелде, суда бәхетсезлек очракларын кисәтү буенча мәгълүмати стендлар урнаштырылды. Пляжларның һәм су янында күпләп ял итү урыннарының әзерлеге Башкарма комитет комиссиясе тарафыннан тикшерелде.

«Һәр муниципаль пляжда һәм ял итү урыннарында 30-нчы августка кадәр һәр көнне 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дүрт коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торачак, – диде Ф.Тимерханов. - Барлыгы 60 коткаручы пляжларда куркынычсызлыкны тәэмин итә». Барлык коткару постлары көймәләр, кирәк-яраклар һәм медикаментлар белән комплектланган, дип өстәде ул һәм узган ел шәһәр пляжларында һәм ял итү урыннарында 8 кеше, шул исәптән 1 бала коткарылуын искәртте. Табиб килгәнчегә кадәрге ярдәм 149 ял итүчегә күрсәтелгән.

2011 елдан башлап шәһәр муниципаль пляжларында су коену сезоны вакытында бер генә кеше дә үлмәде – барлык бәхетсезлек очраклары да санкцияләнмәгән коену урыннарында теркәлде, дип билгеләп үтте Ф.Тимерханов.

Су коену сезоны дәвамында Идел һәм Казансу елгалары акваторияләрен, шулай ук яр буе территорияләрен ОСВОД («Сулыкларда коткару җәмгыяте») һәм ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән патрульләү планлаштырыла. Шулай ук суда куркынычсыз тәртипне пропагандалау буенча акцияләр үткәрү һәм шәһәр пляжларына килүчеләргә суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча 10 мең белешмәлек тарату көтелә, дип сөйләде спикер.

«Иделне тулыландыру – суда ял итәргә яратучылар өчен яхшы яңалык. Барыгызны да махсус җиһазландырылган урыннарда гына ял итәргә һәм Гражданнар саклау идарәсе киңәшләренә колак салырга чакырам», - дип нәтиҗә ясады Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 10.06.2019
Видеорепортаж
10.06.2019 09:43
Казанда ял итү өчен 5 муниципаль пляж ачык
Барлык яңалыклар