В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моның өчен 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 30-нчы апрельгә кадәр физик затларга 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга кирәк. Салым инспекцияләреннән тыш, моны төп хисап документы буларак 3-НДФЛ декларациясен биреп, Күпфункцияле үзәк офисларында эшләргә мөмкин.
3-НДФЛ декларациясен милек сатудан (мәсәлән, фатир) керем алганда, милек хокукларын реализацияләүдән, күчемсез милекне, транспорт чараларын, акцияләрне, өлешләрне, якын туганнары булмаган физик затлардан пайларны бүләк итеп алганда бирергә кирәк.
Шулай ук документ физик затлардан һәм салым агентлары булмаган оешмалардан түләү алганда, лотерея операторларыннан һәм комарлы уеннарны оештыручылардан отыш алганда, Россиядән читтә булган чыганаклардан керем алганда бирелә.
«Минем документлар» офисларына инде тутырылган декларацияне алып килергә яки аны түләүле тутыру өчен хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Декларацияне кабул итү хезмәте бушлай.
Декларациядә исәпләнгән салымны агымдагы елның 15-нче июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр рәсми интернет-порталы сайтында.