Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Теләкләр язылган котлау хатлары 8 февральгә кадәр кабул ителә
Казанлылар Ватанны саклаучылар көне белән котлауларын автобусларның видеоэкраннарында калдыра алалар
Казанда акция башлана — шәһәр халкы ир-атларны медиаэкраннарда Ватанны саклаучылар көне белән котлый ала. Иң яхшы теләкләр 100 автобуста барлыкка киләчәк. Аларны 21—23 февраль көннәрендә күрергә мөмкин булачак.

Акциядә катнашу өчен фотография, коллаж, кулдан ясалган рәсем яисә нейрочелтәрдән ясалган рәсем әзерләргә кирәк. Сурәтнең яклар нисбәте 16:9 һәм 1280x720 пиксельле JPG форматында булырга тиеш.

Котлау хатларын media@kazan-patp2.ru почтасына җибәрергә кирәк. Гаризалар 8 февральгә кадәр кабул ителә. Темага «23 февраль» дип язарга, кире элемтә өчен телефон күрсәтергә кирәк.

Иң искиткеч котлаулар җибәргән пассажирлар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак, дип хәбәр итә «2 нче ПАТП» МУП матбугат хезмәте.

2025-01-13T10:22:35+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.