
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь). Казанлылар РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында вакытлы опека өчен махсус түләүләрне рәсмиләштерә ала. Биредә гаризаларны 1-нче октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
2020 елның апреленнән июнь аена кадәр инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны вакытлыча опекага алган россиялеләр яңа түләүләрне рәсмиләштерә алачак. Мондый гражданнарның реестрлары Россия субъектлары тарафыннан апрель-май һәм июнь айларында аерым формалаштырыла. Яшәү (опека) чоры бер ай дәвамында җиде көннән дә ким булмаска тиеш. Түләү күләме опекага алынган һәр кеше өчен аена 12130 сум тәшкил итә.
Һәр чор өчен түләүгә гаризаны 2020 елның 1-нче октябренә кадәр аерым бирергә кирәк. Моны дәүләт хезмәтләре федераль порталында шәхси мәгълүматларны һәм банк счеты реквизитларын күрсәтеп эшләргә була.
Түләү турындагы карар РФ Пенсия фондының территориаль бүлеге тарафыннан биш эш көне дәвамында кабул ителә. Аның турында хәбәрнамә гариза бирүченең шәхси кабинетына килә. Уңай хәл ителгән очракта акчалар счетка өч эш көне эчендә күчәчәк.
Тулаем алганда, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2020 елда федераль бюджеттан әлеге түләүләргә 145,6 млн сум акча юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте.