Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.07.2020, 09:35

Казанлылар Пенсия фондына гариза бирмичә генә балаларга СНИЛС рәсмиләштерә ала

Әлеге сервисны РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналар карый ала.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче июль). Татарстанда ата-аналар 2020 елның 15-нче июленнән туган балаларга СНИЛС рәсмиләштерү өчен Пенсия фондына гариза бирмәсә дә була. Мондый гаиләләр баланың СНИЛС номеры турында мәгълүматны автоматик режимда РФ дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта алачак.

Россия Пенсия фонды мәгълүмат системасында ЗАГС реестрыннан кергән бала туу турында белешмәләр барлыкка килгәннән соң, баланың шәхси счет номеры автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында әнинең шәхси кабинетына җибәреләчәк.

Әлеге сервисны РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән ата-аналар карый ала. СНИЛС электрон почта яки смс аша рәсмиләштерелгән хәбәрне оператив рәвештә алу өчен шәхси кабинетта тиешле көйләнешләрне башкарырга кирәк.

Балаларны уллыкка алган гаиләләр өчен СНИЛСның элеккечә рәсмиләштерү тәртибе саклана, чөнки кирәкле белешмәләрне бары тик уллыкка алучылар үзләре генә бирә ала, дип хәбәр иттеләр Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә.
Барлык яңалыклар