В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кагыйдәләр 1-нче июльгә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия Хөкүмәте больничный рәсмиләштерү, карантин очрагында хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү буенча яңа вакытлы кагыйдәләрне раслады. Кагыйдәләр 1-нче июльгә кадәр гамәлдә булачак.
Карантин вакытына больничныйны коронавирус очраклары теркәлгән илләрдән Россиягә килгән иминиятләштерелгән гражданнар, шулай ук алар белән бергә иминиятләштерелгән затлар рәсмиләштерә алачак. Ягъни, больничныйны хезмәткәр үзе генә түгел, аның белән бергә эшләүче гаилә әгъзалары да ала ала. Больничный алучыларның башка категорияләренә әлеге тәртип таралмый.
Пособиене билгеләү һәм түләү Россия Социаль иминият фонды системасында электрон документ рәвешендә урнаштырылган хезмәткә сәләтсезлек кәгазе нигезендә гамәлгә ашырыла. Бу документ билгеле бер медицина оешмасы табибы тарафыннан бирелә һәм имзалана. Татарстанда эшкә яраксызлык кәгазе биргән өчен Казанның 18-нче шәһәр поликлиникасы җавап бирә.
Электрон хастаханә кәгазен рәсмиләштерү өчен гаризаны шәхси кабинет аша җибәрергә кирәк, аңа Социаль иминиятләштерү фонды сайтындагы бердәм система ярдәмендә кереп була. Гаризада түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк: мәҗбүри пенсия иминияте системасында фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), туу датасы, яшәү урыны (булу урыны) адресы, шәхси счет номеры, мәҗбүри медицина иминияте полисы номеры, Россия Федерациясе гражданының чит ил паспорты номеры һәм аны бирү датасы. Шулай ук Социаль иминиятләштерү фонды сайтында бердәм идентификация һәм аутентификация системасында теркәлмәгән бергә яшәүче кешеләрнең хезмәткә сәләтсезлек кәгазен аның исеменнән рәсмиләштерү турында гариза бирүе хакында мәгълүматлар күрсәтергә кирәк.
Гаризага берничә документ теркәргә кирәк: иминләштерелгән затның Россия дәүләт чиген узуын раслый торган чит ил паспорты битләренең электрон үрнәкләре (илнең дәүләт чиген узу турында тамгалы беренче бите).
Чикне үтү турында тамга булмаса, паспортта чит ил территориясендә булуны раслый торган электрон юл документы (билет) яисә башка документларның электрон үрнәген беркетергә кирәк. Эпидемия ягыннан имин булмаган илләрдән Россиягә килгән кеше белән бергә уртак яшәүне раслый торган документларның электрон үрнәкләрен беркетергә кирәк.
Эшкә яраксызлыкның электрон кәгазен бирү турындагы гаризаны Социаль иминиятләштерү фондында күрсәтелгән системада теркәлмәгән башка иминләштерелгән зат өчен дә бирергә мөмкин. Ягъни гаризаны берьюлы үз өстеңә һәм бергә яши торган барлык затларга бер шәхси кабинет аша биреп була.
Гаризаны алган көнне Социаль иминиятләштерү фонды аны вәкаләтле медицина оешмасына тапшыра, ул документларны алганнан соң икенче көннән дә соңга калмыйча 14 календарь көнгә эшкә яраксызлык кәгазен бирү турында карар кабул итә. Хастаханә турындагы мәгълүматлар эш бирүчегә Социаль иминиятләштерү фонды аша киләчәк. Эшче шулай ук эш бирүчегә хезмәткә сәләтсезлек электрон кәгазенең номерын мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә хокуклы.
Пособиене түләү ике этапта башкарыла: хезмәткә яраксыз- лыкның беренче җиде календарь көне эчендә түләү эш бирүчедән тиешле документлар алган вакыттан алып бер көн эчендә һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлыкның җиденче календарь көненнән дә соңга калмыйча башкарыла.
Вакытлыча эшкә яраксызлыкның киләсе календарь көннәре больничный тәмамланган көннән алып бер календарь көн эчендә түләнә, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы.