В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Автомобильләр ремонтлау буенча слесарь» курсына халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җыя.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче июль). Казанда «Автомобильләр ремонтлау буенча слесарь» һөнәренә өйрәтү өчен җыелма ачылды. Теләүчеләр теркәлү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Автомобильләр ремонтлау буенча слесарь (автослесарь) транспорт чараларының торышын һәм төзеклеген тикшерү өчен җавап бирә. Әлеге һөнәр вәкилләре автомобильләрне җыю-сүтү һәм ремонт эшләрен башкара. Алар яхшы координациягә ия, транспорт чараларының катлаулы механик яки электрон системалары рәтен белә.
Программада катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны район мәшгульлек хезмәтендә ачыкларга мөмкин – контактлар Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында урнаштырылган.