В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган елда шәһәрлеләр ярдәме белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Шәһәрлеләр макулатура һәм пластикка яшь агач һәм куак үсентеләре алмаштыра ала. “Тормыш әйләнәсе. Үсентеләр икенчел чималга алмашка” (“Круг жизни. Саженцы в обмен на вторсырье”) федераль экологик проект кысаларында уздырыла торган әлеге акция 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Акциядә катнашыр өчен 20 апрельгә кадәр http://vkrug.org/recyclables/povolzhie/#1 проект сайтында гариза калдырырга һәм кабул итү пунктларына икенчел чималны тапшырырга кирәк. Шул ук сайтта уңайлы кабул итү пунктын табарга һәм икенчел чималны тапшыруга әзерләү кагыйдәләре белән танышырга кирәк.
Билгеләп үтәргә кирәк, тапшыруга 100 килограммнан артык чималга гариза бирелсә, оештыручылар аларны үзләре килеп алачак.
Татарстан проектта икенче ел катнаша. Узган елда казанлылар ярдәме белән 2,5 тонна икенчел чимал җыелган, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.