Быел «Тылсымчылар бүләкләре» акциясе кысаларында 131 баланы котлау планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Казанда «Тылсымчылар бүләкләре» хәйрия акциясе кысаларында яңа ел бүләкләре җыю башланды. Быел шәһәр халкы 30 аз керемле гаиләдән 131 баланың теләкләрен үти алачак.
Бүләкләр исемлегендә тәм-томнар, үстерү уенчыклары һәм иҗат өчен җыелмалар бар. Балаларны сөендерер өчен, исемлектән бүләк сатып алып, акция координаторларына тапшырырга кирәк. Шулай ук оештыручылар бүләкләр сатып алу өчен иганәләр кабул итәләр. Өстәмә мәгълүматны +7(962)556-76-19 телефоны буенча яки сылтама буенча ачыкларга мөмкин, дип хәбәр ителә «Татарстанда Православие» порталында.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Алдынгылар хәрәкәте» «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясен башлап җибәргән иде. Шәһәр халкы авыр тормыш хәленә эләккән балаларның хыялларын тормышка ашыра ала. Катнашу өчен гаризалар рәсми сайтта кабул ителә. Акция 2024 елның 28 нче февраленә кадәр дәвам итәчәк.