Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2018, 09:03

Казанлылар Татарстанның танылган тынлы оркестрлары концертын бушлай карый ала

“Җиңү көйләре паркларда һәм скверларда” акциясе 6 майда үтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). 6 май көнне Казанда сугыш чоры җырлары яңгырый. “Җиңү көйләре паркларда һәм скверларда” республика акциясе Җиңү паркында үтәчәк.

Чыгышлар көн уртасында башлана. Җиңү паркы сәхнәсенә республиканың 10-нан артык тынлы оркестры чыгачак: Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Алабугадан, Яшел Үзәннән, Азнакай һәм Сарман районнарыннан. Казанны берничә коллектив тәкъдим итә: Казан консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе һәм Казан музыка көллияте тынлы оркестрлары, “Фантазия” джаз-оркестры, “Болакта” Яшьләр театры Камера оркестры. Коллективлар сугыш чоры музыкасын, фронт җырларын, эстрада һәм джаз композицияләрен, оркестр классикасын уйнаячаклар.

“Җиңү көйләре паркларда һәм скверларда” акциясе кунакларына “Правда” газетасының 1945 елның 9 мае чыгарылышын таратачаклар, ә махсус стендта барлык теләүчеләр ветераннарга үзләренең теләкләрен калдыра алачак. Паркта фотозона ачылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

“Фестивальнең төп идеясе – яшьләргә тарихыбызның мөһим чоры турында сөйләргә, сугыш кырларында ятып калган сугышчыларны искә алырга һәм әле исән булган ветераннарны котларга”, - дип аңлата проект авторы Мария Ватагина.

Билгеләп үтәргә кирәк, Җиңү көне алдыннан Казанда күп төрле чаралар оештырыла. Алар турында KZN.RU порталының махсус бүлегендә белә аласыз.

Барлык яңалыклар