Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.01.2019, 10:51

Казанлылар инглиз, кытай һәм төрек телләрен бушлай өйрәнә ала

Укыту Иоанн Шанхай исемендәге мәдәни-агарту үзәге базасында үткәреләчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче гыйнвар). Казанда тел курсларына җыю бара – барлык теләүчеләр инглиз, кытай һәм төрек телләре буенча бушлай дәресләргә языла алалар, ә чит ил гражданнары өчен рус теле укыту оештырылачак.

Тел курслары Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге каршында эшләп килүче Изге Иоанн Шанхай һәм Сан-Францисский исемендәге мәдәни-агарту үзәге уздыра. Мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Анна Богданова сүзләренә караганда, бүгенге көндә барлык тел төркемнәренә дә җыю эшләре бара, дәресләр якын арада башлана. Мәсәлән, Кытай теле курсларына 17 кеше язылган.

Һәр тел буенча дәресләр атнага бер тапкыр үткәреләчәк. Инглиз теле буенча дәресләр сишәмбе (башлангыч дәрәҗәдәге Elementary), чәршәмбе (Intermediate дәрәҗәсе өчен) һәм пәнҗешәмбе (Upper-Intermediate) буенча узачак. Инглиз теле буенча курсларга язылырга теләүчеләргә телне белү дәрәҗәсен билгеләү өчен алдан тест узарга кирәк.

Кытай теле дәресләре пәнҗешәмбе яки җомга узачак. Төрек теле буенча дәресләр җәдвәле әлегә мәгълүм түгел.

Хәзерге вакытта проектны оештыручылар укучыларны гына түгел, студентлар, волонтерлар, рус һәм чит телләр укытучыларын да җыя.

Моннан тыш, өлкәннәр һәм студентлар өчен библия клубы форматында дәресләр оештырылачак – очрашуларда укучылар инглиз телендә изге текстларны өйрәнәчәкләр һәм фикер алышачаклар.

Тел курсларына язылырга, инглиз телен белү дәрәҗәсен билгеләүгә тест узарга һәм дәресләр турындагы мәгълүматны ачыкларга теләүчеләр 8-937-77-6-44 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Барлык яңалыклар