В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчмә аппаратлар 25 һәм 26 мартта эшләячәк
25 һәм 26 мартта Казанда яшәүчеләр бушлай флюорографик тикшерү уза алачак. Күчмә рентген аппаратлары сәүдә үзәкләренең парковкаларында урнашачак.
Иртәгә, 25 мартта, 9:00 дан 14:00 кә кадәр шәһәр халкын Ибраһимов урамы, 56 адресы буенча сәүдә үзәге янындагы парковкада көтәчәкләр.
Чәршәмбе, 26 мартта, 10:00 нан 15:00 кә кадәр күчмә аппаратларны Җиңү проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәге янындагы парковкада урнаштырачаклар.
Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алырга кирәк, дип хәбәр иттеләр Республика клиник туберкулезга каршы диспансерында.
Профилактик акция Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында оештырыла. 28 мартка кадәр шулай ук туберкулезны профилактикалау буенча кайнар линия эшли. Шалтыратуларны 9:00 дан 18:00 гә кадәр Роспотребнадзор идарәсе белгечләре түбәндәге телефоннар буенча кабул итә: +7(843)238-53-68; +7(843)238-53-48.