В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Сула, Казан» проекты активистлары заманча датчиклар һәм газоанализаторларның ничек оештырылуы турында сөйләячәкләр.
Фото: Денис Гордийко
Мастер-класста катнашучылар һаваны үлчәү өчен заманча датчиклар һәм газоанализаторларның ничек урнаштырылганын, елга буенда һаваның сыйфаты ни рәвешле анализланганын һәм үз районыңда пычракны нинди космик билгеләр буенча ачыкларга мөмкин икәнлеген беләчәкләр.
Чарага керү алдан теркәлү буенча башкарыла. Дәрес 9 нчы августта 18:00 сәгатьтә башлана.
Очрашу урыны – «Урам» экстрим-паркы янындагы футбол кырлары, дип хәбәр ителә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк лабораторияне оештыручылар open callны шәһәр өчен файдалы булырга мөмкин булган экологик һәм мәдәни проектлар булдыру буенча игълан иткән иде. Үз идеяләрегезне 12 нче августка кадәр җибәрергә мөмкин.
«Шәһәрле-галим» шәһәр лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләрен үстерү институты һәм Казан парклары һәм скверлары дирекциясе тарафыннан уздырыла. Лаборатория дәресләре 14 нче августка кадәр барачак. Очрашуларның күбесендә катнашкан кешеләргә курсны тәмамлаучы дипломы биреләчәк.