В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласы гаиләләренең мәгарифкә бюджетлары – иң югары
Фото: Денис Гордийко
Төп һәм өстәмә белем бирү өчен Казан гаиләләре елына 26,5 мең сум акча сарыф итәргә әзер, ә Россия буенча уртача – 17,4, мондый мәгълүматларны РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты китерә. Әлеге бәягә мәктәп (әгәр ул түләүле булса), түгәрәкләр, спорт секцияләре, тел курслары һәм өстәмә белем бирү керә, сыйныф ихтыяҗларына акча исәпкә алынмаган.
Күптән түгел KZN.RU порталы 1 нче сентябрьдә Казан мәктәпләрендә парта артына 174 меңнән артык укучы утырачак, шуларның 20 меңе – беренче сыйныф укучылары, дип җиткергән иде.