Ярдәмгә, нигездә, ялгыз яшәүче өлкән кешеләр мохтаҗ.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). «Ышаныч» үзәге белгечләре казанлыларга үзизоляция режимында психологик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 28-нче марттан башлап психологлар шәһәрнең 50 кешесенә ярдәм күрсәткән.
Көн саен психологик ярдәм сорап Казанның 3-4 кешесе мөрәҗәгать итә. Нигездә, психологик ярдәмгә ялгыз өлкән кешеләр мохтаҗ. «Алар белән профессиональ психологлар сөйләшә, борчу һәм паника халәтен ничек кичерергә мөмкин булуы хакында киңәшләр бирә. Бу катлаулы чорда аларга мондый ярдәм бик мөһим», - дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.
Теләгән һәркем психологик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Моның өчен 063 телефоны номерына гариза калдырырга кирәк. Үзәк белгече 10-15 минут дәвамында кире шалтыратачак. Шулай ук «Доверие» үзәге телефоны буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)277-00-00.