В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакланган агачларны Горки-Әмәт урманындагы этләр өчен мәйданчыкка сибү өчен кулланачаклар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы гыйнвар). 25 нче гыйнварга кадәр казанлылар яңа ел чыршыларын эшкәртүгә тапшыра ала.
Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, агачларны «ПЖКХ» идарәче компаниясенә җибәрәчәкләр. Аннары ул Горки-Әмәт урманындагы этләр мәйданына сибү өчен кулланылачак.
Чыршыларны кабул итү өчен Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча сәүдә үзәгенә керү юлындагы «Кышкы бульвар»да махсус контейнер урнаштырылачак. Бизәгечләре һәм мишуралары салдырылган чыршы, нарат, пихта һәм ботаклар кабул ителә.