В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Нәтиҗәләр 1 июльдә чыгарыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июнь). 2019-2022 елларда республика программасы буенча төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләре өчен республикакүләм онлайн-сораштыру 20 июньгә кадәр озынайтылды. Онлайн-сораштыруны ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасында үтәргә мөмкин.
Нәтиҗәләр 1 июльдә чыгарылачак. Тавыш бирү тәмамлангач, Татарстанда яшәүчеләр кайсы территорияләрне өстенрәк санавы билгеле булачак – алар 2019 елда төзекләндереләчәк объектлар исемлегенә кертелә. Калган җәмәгать киңлекләре 2020-2022 елларга бүленәчәк.
Искәртергә кирәк, төзекләндерү өчен объектлар исемлегенә 216 объект кертелгән. Татарстанлылар әлеге исемлектән сайлый, яисә үз вариантын тәкъдим итә ала. Бүгенге көндә тавыш бирүдә 150 мең татарстанлы катнашкан.