Узган атнада шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 419 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 419 бала тууы теркәлгән: 224 малай һәм 195 кыз.
Казанның иң яшь анасына 16 яшь булса, иң өлкәненә – 49. Иң яшь әтигә 22 яшь булса, иң өлкәненә – 46. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1200 һәм 4800 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр Ясминә, Әмир, Артем, Тимур, София, Әминә һәм Керим. Сирәк кушылган исемнәр: Әдәм, Гордей, Сара, Николь, Оливия, Ефим, Мира, Аглая, Зинур һәм Сафинә.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 284 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң өлкән кияүгә 60 яшь, иң өлкән кәләшкә – 58, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.