Шалтыратулар кайнар линия телефоны буенча кабул ителә, шуннан соң волонтерлар карантинга эләккән гражданнарга кирәкле продуктлар һәм даруларны китерәләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель). Кардәшләре яки якыннары коронавирус белән авырып киткән Казанлылар ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать итә ала. Карантинда өйдә торучы «контактлы» затлардан гаризалар Гомумроссия халык фронтының бердәм штабында кайнар линия телефоны буенча кабул ителә. Волонтерлардан мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле продуктлар һәм даруларны китерә.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте аңлатканча, гаризалар: +7(800)200-34-11 телефоны буенча кабул ителә, аннары Россия Федерациясе субъектлары буенча бүленә. Татарстанда федераль кайнар линиягә килгән гаризалар Гомумроссия халык фронтының яшьләр канаты тарафыннан «Волонтер-табиблар» хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә эшкәртелә. Татарстанда волонтерлар эшчәнлеген иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге координацияли.
Моннан тыш, карантинда утыручы казанлылар ярдәм сорап +7(843)272-16-73 номеры буенча мөрәҗәгать итә алалар. Үзиреклеләр гаризаны кабул итәчәк һәм күрсәтелгән адрес буенча кирәкле продуктлар һәм дарулар китерәчәк.