Ял көннәре 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен һәм 9 май – Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче апрель). Май бәйрәмнәрендә казанлылар 9 көн ял итәчәк. Ял көннәре 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен һәм 9 май – Җиңү көнен бәйрәм итү белән бәйле.
Хезмәткәрләр тарафыннан ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатыннан, 2019 елда ял көннәре 5-нче гыйнвар шимбәсеннән 2-нче май пәнҗешәмбесенә, 6-нчы гыйнвар якшәмбесеннән 3-нче май җомгасына, 23-нче февраль шимбәсеннән 10-нчы май җомгасына күчерелә.
Шулай итеп, 2019 елда 1-5 һәм 9-12 май көннәрендә биш көнлек эш атнасында ял көннәре булып тора, ә эш көне озынлыгы 30-нчы апрель һәм 8-нче май бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.