Шәһәр халкы 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ял итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче декабрь). Татарстан һәм аның башкаласы халкын 10 көнлек яңа ел каникуллары көтә – ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре нигезендә, гражданнар 2018 елның 30 декабреннән 2019 елның 8 гыйнварына кадәр ял итәчәк.
Әйтик, 29 декабрь шимбә 31 декабрь дүшәмбегә күчерелә, шул ук вакытта 29 декабрьдә эш көне 1 сәгатькә кыскара. 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар - яңа ел каникуллары. 7 гыйнвар - бәйрәм көне, илдә Раштуа бәйрәме билгеләп үтелә.
2019 елда Татарстанда биш көнлек эш атнасында ике ял көне белән 244 эш көне булачак, шуларның 9-ы - бер сәгатькә кыскартылган. Ял көннәре саны 121 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән 18 бәйрәм ял көне һәм 3 өстәмә ял көне.