В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың кайбер районнарында 15 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә
Денис Гордийко фотосы
Татарстанда иртәгә шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Иртән һәм көндез томан булуы ихтимал. Көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш җилләренең тизлеге секундына 3–8 метрга җитәргә мөмкин. Һаваның түбән температурасы +3..-2 градус булачак, урыны белән -5 градуска кадәр суыта. Көндез термометр баганалары +8..+13 градуска югары күтәрелә. Кайбер урыннарда бозлавык саклана.
Якшәмбе көнне, 29 мартта, һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Җил – төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыш җиленең тизлеге секундына 3–8 метр булачак. Төнлә һава температурасы -3..+2 градус булыр дип көтелә. Көндез – +6..+11, урыны белән +15 градуска кадәр җылыта.
Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә термометр баганасы – -3..+2, көндез +9..+14 градус күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда бозлавык булырга мөмкин.