В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Бу атнада казанлылар нибары дүрт көн эшләячәк. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112-нче маддәсе нигезендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне - эшләми торган бәйрәм көн булып тора.
РФ ХК 95 маддәсе нигезендә бәйрәм ял көненә алдыннан килгән эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими.
Шулай итеп, 2019 елда 8, 9 һәм 10 мартта ял көннәре булачак. 7 мартта эш көне бер сәгатькә кыскара, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.