Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2019, 14:55

Казанлыларны Сәламәтлек көне алдыннан ВИЧка экспресс-тест узарга чакыралар

Акция ВИЧ-инфекция һәм СПИД проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Казанлыларны Бөтендөнья сәламәтлек көне алдыннан ВИЧ- ка экспресс-тест үтеп профилактик акциягә кушылырга чакыралар. Мобиль пунктларда барлык теләүчеләр аноним һәм бушлай ВИЧ-ка экспресс-тест тапшыра һәм нәтиҗәне 15 минуттан соң ук белә алачаклар.

Акция ВИЧ-инфекция һәм СПИД проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Чара СПИД үзәге тарафыннан «Профилактика һәм инициатива» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә медик-волонтерлар катнашында үткәрелә. Оештыручылар һәр кешегә әлеге чирләр турында дөрес мәгълүматны җиткерү, шулай ук үзләрен һәм якыннарын якларга ярдәм итү мөһим дип саныйлар.

Акция 5-нче апрельдә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Бауман һәм Университет урамнары киселешендә булачак мобиль тест үткәрү пунктларында узачак, дип хәбәр итәләр СПИД үзәгендә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында диспансер исәбендә 13 меңнән артык "уңай" ВИЧ-лы граждан тора. Республика буенча авырулар саны һәм таралыш күрсәткечләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән 2 тапкыр кимрәк. Моннан тыш, соңгы дүрт ел эчендә ВИЧ-инфекциянең кимү темпы күзәтелә.

Татарстан Республикасы ел саен халыкның 30% ВИЧ-ка тест үткәрү белән иң югары дәрәҗәдә тәэмин итә торган Россия төбәкләре арасына керә. Киң масштаблы профилактик кампанияләр һәм акцияләр кысаларында экспресс-тестлар үткәрелә, ел саен 8000-нән артык кешене җәлеп итә. Тикшерүне СПИД үзәгендә - 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин.

Барлык яңалыклар