Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2024, 18:16

Казанлыларга, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, ай башыннан 500 мең сумнан артык штраф салынган

Хокук бозучыларның берсенә карата, гомумән алганда, 81 башкару производствосы ачылган

Фото: административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе

Апрель аенда Казанда өч инспекция рейды үткәрелгән, аларның нәтиҗәләре буенча шәһәрлеләр, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, ярты миллион сумнан артык күләмдә штрафка тартылган.

Әйтик, бер предприятие карамагындагы автомобиль буенча ике тапкыр штраф салынган. Бурычның гомуми суммасы 200 мең сумны тәшкил иткән. Суд приставлары федераль хезмәте һәм административ комиссия хезмәткәрләре транспорт чарасына арест салу акты төзегән. Автомобиль хуҗасы, транспорт чарасын махсус стоянкага җибәрмәсеннәр өчен, штрафларны түләргә мәҗбүр булган.

Рейдлар вакытында инспекция административ штрафларны түләмәүче тагын бер затны ачыклаган. Ул, автомобилен яшел зонага куеп, рөхсәтсез сәүдә алып барган. Аңа карата 81 башкарма производство ачылган, ә бурычның гомуми суммасы 300 мең сумны тәшкил иткән. Транспорт чарасы, акчалар суд приставлары бүлекчәсе хисабына күчкәнчегә кадәр, сак астында калачак.

Тагын берәүнең түләнмәгән штрафлар буенча 37 мең сум күләмендә бурычы бар. Ул муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган. Хәзер аның автомобиленә арест салынган, бурычларын тулысынча каплаганчы, транспорт чарасы махсус стоянкада сакланачак.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә штраф карар үз көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, кичәге көннән Казанда транспортны тиешле булмаган урыннарда калдыруны контрольдә тоту автомат режимда гамәлгә ашырыла башлады. Әлеге максаттан һәр яшел территориянең чикләре цифрлаштырылды.

Барлык яңалыклар